Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Дина Гарипова - Пар алкалар (минус) | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Кайнар сөюеңнең билгесе дип
Бүләк иттең миңа алкалар,
Җем-җем янган асылташларында
Гүя синең җылы назың бар.
Алкаларга кушып, бүләк иттең
Саф сөюең, кайнар хисләрең.
Алкалар да парлы килеш матур.
Синсез калсам, мин соң нишләрмен?

Пар алкалар бүләк иттең чәчәкле язда.
Йөрәгем хисләрдән ташый, төренеп назга.
Күзләреңә сөеп багам - эчкерсез алар,
Вәгъдәләрнең чынлыгына шаһит алкалар.

Йөзләремне бизи пар алкалар,
Йөрәгемне сөю сүзләре.
Гомер буе барып, миңа гына
Карасыннар синең күзләрең.

Җем-җем итеп яна пар алкалар,
Аларда күк сөю ялкыны.
Суытырга теләп араларны
Үтә алмасын тормыш салкыны.


Другие названия этого текста
  • Дина Гарипова - Пар алкалар (1)
  • Алсу Абелханова - Пар алкалар (0)
  • Дина Гарипова - Пар алкалар акапелла (0)
  • Дина Гарипова - Пар алкалар (минус) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
  • Dina Garipova & Henry van Dyk - In a moment like ... Dina Garipova & Henry van Dyk - In a moment like ...
    A new duet Dina Garipova & Henry van Dyk sings greatly a song "In a moment like this ...