Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Зульфия Валеева - "Ышанасы килэ" | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Айны алып бирер идем,
Айсыз калыр дөнья.
Кичке шәфәкъ ялкынында
Минем хисләр яна...

"Бердәнберем!" диеп сине
Учларымда йөртәм.
Миңа булган карашларың
Нигә салкын, иркәм?

Безне өзелеп сөйгәннәрне
Яратмыйбыз. Беләм.
Яраттырыр өчен үзем
Бүген синнән китәм...

Сагынырсың әле берәр –
Яннарыңда булмам.
Айсыз калган дөнья гына
Тар бүлмәңә тулган...

“Кайт!” диярсең, “Үп!”- диярсең,
Кул болгармын сиңа.
Күңел дулкыннары шулай
Бер шаулый да тына...

Меңнәр арасыннан күзләп
Тапканыңны аңлап,
Үзең эзләп килгәч кенә
Ачылырмын – ярат!

Шуңа кадәр юлым – ерак.
Айсыз әле дөнья.
Күңел дулкыннары гына
Бер шаулый да тына...

Халисә Ширмән.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3
Видео
Нет видео
-