Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ришат Галимов (ТулганАй) - Туй жыры | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

ТУЙ ҖЫРЫ.

Син бүген аккош сыман,
Сокланып, карап туймаслык!!!
Йөрәктә йөрткән хыял
Бүген безнең чынга ашты!

Кушымта
Туй күлмәге очар канат кебек,
Син фәрештәм минем, сөю гөлем!!!
Бәхетемнән тама күз яшьләре –
Мин яратам сине, бердәнберем!

Син янымда бүген, янәшәмдә -
Иң бәхетле кеше мин Җир йөзендә!
Кулларыңны алам кулларыма
Бергә булыйк без гомер буена!

Кулларда алтын балдак,
Гөр килә яшьлек туйлары...
Айрылмаслык булып мәңгегә
Кавышты гомер юллары!!!

Кушымта: шул ук.

Ак теләкләр, ихлас сүзләр –
Котлыйлар дуслар, туганнар!
Безнең өчен бүген барсы да,
Бәхетебез ташый ярларыннан!!!

Кушымта: шул ук.
25.04.2007 г.Р.И. Галимов


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-