Уйна, гармун, уйна!
Өздерепләр уйна!
Эрет әле күңел бозларын.
Сөймәгәннәр сөйсен,
Ялкыннарда көйсен,
Шатлыкларга, шатлыкларга
Күм син дөньяны.
Уйна, гармун, уйна!
Сыздырыплар уйна!
Тыпырдатып биеп китсеннәр.
Көлмәгәннәр көлсен,
"Яшәү — рәхәт", — дисен.
Күз яшьләре, күз яшьләре
Булса — кипсеннәр!
Уйна, гармун, уйна!
Армый-талмый уйна!
Җырлармын мин сиңа кушылып.
Халкымны яратып,
Сагышын таратып
Җырлармын мин, җырлармын мин
Гүзәл кош булып.
Другие названия этого текста
- Фаниль Вакказов - Уйна, гармун! (аранж. Адель Хамзин, баян Булат Шэрипов, запись Марат Мухин, Салават реп-нан) (0)
- Ришат Агмалов - Уйна гармун (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1