Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Фирдүс Тямаев - Гөмер үтә | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

1) Гөмер үтә, нигә үтә,
Еллар арты ел йомгагын сүтә сүтә?
Мут яшьлеккә, ут яшьлеккә,
Сиздермичә хәлсез картлык килеп җитә.

Куш-та: Яшәп калыйк, янып калыйк,
Бу тормышта игелекле эзләр салыйк.

2) Айлар түгел, еллар түгел,
Гөмер юлын бары матур эшләр бизи.
Армас-талмас йөрәкләргә
Җимеш булып килеп керер гөмер көзе.

Куш-та: шул ук.

3) Гөмер үтә, нигә үтә?
Кешелекне уйга салып сәгать суга,
Яшәү ямен, тормыш гамен,
Саклар өчен син дә, мин дә җирдә туган.

Куш-та: шул ук.

4) Гөмер үтә, гөмер килә,
Анә җиргэ яңа сабый аваз сала.
Хыялларны ашырырга
Бу доньяда синнән, миннән дәвам кала...


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
  • Фирдус Тямаев-Гомер утэ (на синтезаторе) Фирдус Тямаев-Гомер утэ (на синтезаторе)
    Фирдус Тямаев-Гомер утэ (на синтезаторе) ... Песни Фирдуса Тямаева. Фирдус Тямаевнын Жырлары. 20 Песен. 20 Жыр. - Duration: ...