Гуру Песен
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Зөһрә Сәхәбиева - Әнкәй (Роберт Миңнуллин сүзләре, Сара Садыйкова көе) | Текст песни

Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,
Сөн суында юган иң элек.
Бишек җырын җырлап төннәр буе,
Без үскәнне көткән тилмереп.

Без биш бала үстек — бер йодырык —
Тик үсмәдек иркә кочакта.
Без әнкәйнең биш шатлыгы идек,
Биш кайгысы булдык кайчакта.

Без үскәндә күпме борчылулар
Күргән әнкәй гомер эчендә.
Онытмабыз, әнкәй, мәңге сине,
Рәхмәт яусын барысы өчен дә.

Хәзер инде җиткән балалар без,
Кунак кына әнкәй янында.
Әниләрнең олы йөрәгенә
Изгелекнең сыйган барсы да.

Санап кына бетерерлек түгел
Әнкәйләрдән күргән игелек.
Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,
Сөн суында юган иң элек.

Еще Зөһрә Сәхәбиева

Другие названия этого текста
  • Зухра Сахабиева - Әнкәй (1)
  • Рафик - әнкәй безне сөннән алып кайткан (0)
  • Рафик - Анкей безне соннен алып кайткан (0)
  • Зухра Сахабиева - Әнкәй (0)


Видео