Гуру Песен
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Зөһрә Сәхәбиева (Хәния Фәрхи, Зөһрә Шәрифуллина) - Балан /минус/ | Текст песни

Көзге урман, сары алан…
Коела кыңгыраулар.
Мәк гөледәй кызыл балан —
Каерып сындыралар.

Әнкәй, күңелем елап кала:
«Ник аны сындыралар?
Баланнар бит коелмыйлар,
Коела кыңгыраулар…»

Баланны өзәләр бит,
Җепләргә тезәләр бит.
Ятып елар чаклар була
Үзәкне өзәләр бит.

Колакта чыңлый һаман,
Эндәшә кебек әнкәм:
«Авыр чаклар бик күп була —
Түзәргә кирәк, балам…»

Әкрен генә чәчтән сыйпап
Эндәшә кебек әнкәм:
«Өлгергәндер инде балан,
Җыярга кирәк, балам».

Колакта чыңлый һаман,
Эндәшә кебек әнкәм:
«Авыр чаклар бик күп була —
Түзәргә кирәк, балам…»

Еще Зөһрә Сәхәбиева (Хәния Фәрхи, Зөһрә Шәрифуллина)



Видео