Гуру Песен
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Илдар Хәкимов - Пар канатлар югарырак оча | Текст песни

ПАР КАНАТЛАР ЮГАРЫРАК ОЧА

Тормыш кануннарын суытмасак
Саф яшьлектә булган хисләрне.
Мин ышанам каршыларбыз, иркәм,
Сөю тулы иртә-кичләрне.

Кушымта:
Пар канатлар югарырак оча,
Аермасын безне язмышлар,
Җәрәхәтләмәсен йөрәкләрне
Хыянәтләр яки ялгышлар.

Мәхәббәттән үткән заман(га) түгел,
Без бит киләчәккә өметле.
Йөрәкләрне ялгап йөрәкләргә
Тулы итеп яшик бәхетне.

Кушымта.

Еще Илдар Хәкимов



Видео