Гуру Песен
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Хания Фархи - Утыр эле, эни, яннарыма | Текст песни

Туктап калдым тормыш юлларымда,
Утыр әле әнкәй яннарыма,
Кайгыларга ничек түзәем,
Серләремне кемгә сөйләем.

Дөнъя булгач була төрле хәлләр,
Вакытлыча булсын авыр мәлләр,
Шулай үтә инде бу тормыш,
Ныклы бул балам яшәргә тырыш.

Киңәшеңне тотам әнкәем,
Сабыр итә, итә, яшим мин,
Тик шулай да минем чәчләремә,
Еллар инде аппак карлар сибә.

Дөнъя булгач була төрле хәлләр,
Вакытлыча булсын авыр мәлләр,
Шулай үтә икән бу тормыш,
Ныклы бул балам яшәргә тырыш.

Ике балам үсеп буйга җитте,
Тормыш үзәнненән атлап китэ,
Алар шулай миңа килерме,
Киңәш бирче әнкәй диярме.

Дөнъя булгач була төрле хәлләр,
Вакытлыча булсын авыр мәлләр,
Шулай үтә инде бу тормыш,
Ныклы бул балам яшәргә тырыш.


Еще Хания Фархи



Видео