https://vk.com/yana_zhyrlar_ham_kotlaular
http://vk.com/urazova_khakimov
(Мөдәрис Газетдинов көе, Люция Газетдинова сүзләре)
1. Сезне тәбрикләргә килдек,
Котлы булсын туегыз.
Кулларыгызда пар балдак -
Аны мәңге саклагыз.
КУШЫМТА:
Эх, туйлар, туйлар, туйлар
Туйлар итәбез әле.
Җырлап-биеп, уйнап-көлеп
Бәйрәм итәбез әле.
2. Изге теләкләр телибез,
Бәхет яусын яшьләргә.
Насыйп булсын аккошлардай
Мәңге парлы яшәргә.
3. Бар гаиләнең яме - бала,
Түгел алтын-көмеше.
Мәхәббәт агачыгызның
Булсын бик күп җимеше.
4. Күтәрәбез бокалларны
Кияү һәм килен өчен.
Алда бар да бал-май булсын,
Әче булмасын өчен.
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2