Калдың син ак бураннарда,
Ак буран эчләрендә.
Калдың инде бураннарның
Дулаган төшләрендә.
Урады да кочагыңа,
Урлады сины буран.
Ап-ак буран эчләрендә
Сине күргәндәй булам.
Буран дулый, буран тынмый,
Бураны шундый көчле.
Ап-ак буран эчләреннән
Килеп чыгарсың төсле.
Ничек кенә тартып алыйм
Сине буран эченнән.
Үзем буран булыр идем
Килсә әгәр көчемнән.
Буран дулый, буран тынмый,
Бураны шундый көчле.
Ап-ак буран эчләреннән
Килеп чыгарсың төсле.
Адашма, зинһар, адашма
Бураннар арасында.
Синсез калам бугай инде
Бураннар арасында.
Другие названия этого текста
- Лилия Хамитова - Буран дулый (минус) (2)
- Лилия Хамитова - Буран дулый (Оскар Усманов муз.Р. Миннуллин) (1)
- 027.Лилия Хэмитова_Буран дулы - 027.Лилия Хэмитова_Буран дулы (0)
- Татарские - Буран дулый (0)
- Лилия Хамитова - Буран дулый(минус) (0)
- DJ Реал и Элиза - Буран (0)
- ку - ку (0)
- Татарская - Буран дулый (0)
- Илсоя Бадретдинова - Буран дулый (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1