Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

11 - Синсез яшәү – яшәү түгел ул… | Текст песни

Синсез яшәү – яшәү түгел ул…

Илдар Гомәров сүзләре һәм көе

Син миннән ерак киткән чакта
Ак яулыгың болгап югалдың.
Юл буенда басып калдым ялгыз
Югалттым мин сине, югалттым.

Кушымта.
Син мине сагындыңмы дидең,
Синсез яшәү – яшәү түгел ул.
Син мине көтәсеңме дидең,
Синсез гомер – гомер түгел ул.

Бар дөньяны эзләп чыгар идем,
Эгәр сине көтә дисәләр.
Синең өчен җаным бирер идем,
Ярата ул сине дисәләр.

Мин сине эзләп табам әле,
Сизәм йөрәгеңнең типкәнен.
Синең киткән юлдан кайтам әле
Күкрәгемә кысып үткәнне.

Кушымта.
Син мине югалттың бит дидең,
Югалтмам мин сине, югалтмам.
Син мине сөясеңме дидең,
Сине эзләп, сиңа юл алам.


Другие названия этого текста
  • Синсез яшэу - яшэу тугел ул - Синсез гомер - гомер тугел ул (0)
  • 11 - Синсез яшәү – яшәү түгел ул… (0)
  • Айдар Галимов - Синсез яшэу- яшэу тугел ул (0)
  • Айдар Галимов - Син мине (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-