Күпме карасам да, карап туймыйм
Идел буе каеннарына.
Алар, җитәкләшеп, яланаяк
Чыгар төсле Идел ярына.
Мин яратам сезне, кардәшләрне,
Хөрмәт иткән кебек яратам;
Шуңа күрә сезгә багышланган
Йөрәк җырларымны яңартам.
Каеннарның җилдә тирбәлүе
Рәхәт бирә минем күңелгә.
Белмим, күпме туры килер икән
Туган илем буйлап йөрергә...
Баганалы юлдан күз алмыйча,
Моңсуланып тора имәннәр.
Үсмер имәннәрне иркәләргә
Нәзек билле җилләр килгәннәр.
Мин кояшка таба, таңга таба,
Яз түренә таба юл алам;
Гөлләр арасына, үләннәргә,
Үзәннәргә кереп югалам...
Әгәр, сездән аерып, еракларга
Алып китә калса юлларым,
Каен шаулавында ишетермен
Туган җирнең үлмәс җырларын.
1.Миляуша Агзямова (Шафигуллина) еще тексты
Другие названия этого текста
- 203 --ИДЕЛ БУЕ КАЕННАРЫ - МИНУС ---------------- 17 (1)
- Мубай - Идел буе каеннары (1)
- Рамиль Закиров - Идел буе каеннары (0)
- Ильхам Шакиров - Идел буе каеннары(минус)(кар) (0)
- Элфия Авзалова - Идел буе каеннары (0)
- Ильhам Шакиров - Идел буе каеннары (0)
- 1.Миляуша Агзямова (Шафигуллина) - -Идел буе каеннары (0)
- Шакиров Илхам - Идел буе каеннары (0)
- Инструментальный ансамбль - Идел буе каеннары (0)
Сейчас смотрят
- 1.Миляуша Агзямова (Шафигуллина) - -Идел буе каеннары
- ЭТО ТЕБЕ ПОСВЯЩАЕТСЯ - ЗА ЧТО ТЫ ТАК СО МНОЙ???
- One Direction[Four] - Act My Age
- PHARAOH & BOULEVARD DEPO - Cabernet Sauvignon (feat. iSIXONE) (SLOW VERSION)
- Kavabanga feat. Kolibri, ЭСЧЭ - Одному никак
- Accept (Heavy metal/Hard/Teutonic rock) - Princess Of The Dawn
- Даяна - Мама ( к тебе одной навстречу) - минус
- The Fraiz - Побольше Жизни (album version) (Paraslov 2012)
- DJ Mitsu The Beats - b.o.t.m.beats43
- Владимир Софроницкий (фортепиано) - Собрание записей в 25 томах - том 18 - А. Бородин, А. Лядов, С. Рахманинов, А. Скрябин, С. Прокофьев, Д. Кабалевский, Б. Гольц, Ф. Мендельсон, К. Дебюсси, Ф. Шопен (подробно см. в тексте трека)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1