Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

203 --ИДЕЛ БУЕ КАЕННАРЫ - МИНУС ---------------- 17 | Текст песни

Күпме карасам да, карап туймыйм
Идел буе каеннарына.
Алар, җитәкләшеп, яланаяк
Чыгар төсле Идел ярына.

Мин яратам сезне, кардәшләрне,
Хөрмәт иткән кебек яратам;
Шуңа күрә сезгә багышланган
Йөрәк җырларымны яңартам.

Каеннарның җилдә тирбәлүе
Рәхәт бирә минем күңелгә.
Белмим, күпме туры килер икән
Туган илем буйлап йөрергә...

Баганалы юлдан күз алмыйча,
Моңсуланып тора имәннәр.
Үсмер имәннәрне иркәләргә
Нәзек билле җилләр килгәннәр.

Мин кояшка таба, таңга таба,
Яз түренә таба юл алам;
Гөлләр арасына, үләннәргә,
Үзәннәргә кереп югалам...

Әгәр, сездән аерып, еракларга
Алып китә калса юлларым,
Каен шаулавында ишетермен
Туган җирнең үлмәс җырларын.

Другие названия этого текста
  • 203 --ИДЕЛ БУЕ КАЕННАРЫ - МИНУС ---------------- 17 (1)
  • Мубай - Идел буе каеннары (1)
  • Рамиль Закиров - Идел буе каеннары (0)
  • Ильхам Шакиров - Идел буе каеннары(минус)(кар) (0)
  • Элфия Авзалова - Идел буе каеннары (0)
  • Ильhам Шакиров - Идел буе каеннары (0)
  • 1.Миляуша Агзямова (Шафигуллина) - -Идел буе каеннары (0)
  • Шакиров Илхам - Идел буе каеннары (0)
  • Инструментальный ансамбль - Идел буе каеннары (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-