Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

230 --Хания Фархи - упкэлэсэн, эйдэ упкэлэ | Текст песни

Ялгыз узган язлар, синсез аткан таңнар,
Күңелләргә кергән көз моңы.
Онытылган инде тәүге сөйгән ярлар,
Дөнья мәшәкате өй тулы.

Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә.
Тик кайгылар белән түләмә.
Соңлап кына килгән газиз яр,
Күз яшьләрем генә булып кал.

"Алда әле безнең сөю таңы", — диеп,
Өметләндермәче, гүзәлем.
Нигә кирәк инде, соңлап килгән бәхет.
Түзә алмас кебек йөрәгем.

Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә,
Тик кайгылар, белән түләмә.
Соңлап кына килгән газиз яр,
Күз яшьләрем генә булып кал.

Якты йолдыз булып, соңлап кына балкып,
Ул сөюем сүнде, атылды.
Өзгәләнә үзәк, тик бер генә теләк:
"Йә, ходаем, бирче сабырлык".

Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә,
Тик кайгылар белән түләмә.
Соңлап кына килгән газиз яр,
Күз яшьләрем генә булып кал.

Другие названия этого текста
  • Хэния Фэрхи - Упкэлэсэн, эйдэ, упкэлэ (1)
  • 230 --Хания Фархи - упкэлэсэн, эйдэ упкэлэ (0)
  • Хәния Фәрхи - Үпкәләсәң әйдә, үпкәлә (0)
  • Хания Фархи - Ялгыз узган язлар, синсез аткан таңнар, Күңелләргә кергән көз моңы. Онытылган инде тәүге сөйгән ярлар, Дөнья мәшәкате өй тулы. Үпкәләсә (0)
  • Мадам Хания - супер пупер ) (0)
  • Хания Фәрхи - Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә (0)
  • Хания Фархи - ах,какая песня) (0)
  • Хания Фархи - Үпкәләсәң әйдә, үпкәлә (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-