Тал бөресе, тал бөресе,
Тал бөресе талларда;
Сандугачы, әйтеп сайра,
Сөйгән ярым кайларда?
Сандугачым, очасыңмы,
Кипте инде күлләрең;
Синең янга барып кайта
Һәр көнне күңелләрем.
Акрын искән җил селкетә
Агыйдел камышларын;
Кем аерылмый, шулар белми
Аерылу сагышларын.
Агыйделләр дулкынлана,
Дулкынлана, комлана;
Басып сайрар талы сынса
Сандугач та моңлана.
Моңлы кичтә тальян гармун
Кемнәр уйнатыр инде.
Син булмагач күңелемне,
Кемнәр юатыр инде.
Гармуныңны тартып уйна
Үрләргә менгәндә дә.
Онытасым юк үгәндә дә –
Гүрләргә кергәндә дә.
Другие названия этого текста
- Татар җырлары - Жомга (Казан Егетләре) (1)
- Казан ег - Тал боросэ (0)
- Диана Идиятуллина - Жомга 2014 (0)
- Татар халык жыры - Жомга [x-minus.org] (0)
- ГУФ
- АК 47 НА ТАТАРСКОМ (0)
- Казан Егетлэре - Сойгэн ярым кайларда (0)
- 2Казан Егетлэре - Жомга (татар халык жыры) (0)
- Казан Егетлэре - Жомга (татар халык жыры) (0)
- Казан егетлэре - Җомга (татар халык җыры) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1