Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

300....Гүзәл Уразова.Гөлфия Шакирова суз,Рамиль Асхадуллин кое - Эзләдем серле күзләрең | Текст песни

http://vk.com/urazova_khakimov

(Р. Әсхәдуллин көе, Г. Шакирова сүзләре)

1. Серләремне әйтермен дип,
Сиңа гына сөйләрмен дип
Хыялымда күпме йөреттем.
Кайчанда бер килерсең дип,
Яннарымда йөрерсең дип
Гомерем буе сине көттем.

КУШЫМТА:
Эзләдем серле күзләрең,
Шаян серле күзләрең,
Сиңа гына назлы сүзләрем.
Шушы меңнәр арасыннан,
Шушы меңнәр арасыннан
Бары сине генә эзләдем,
Бары сине генә эзләдем.

2. Саф хисләрем түгелер дип,
Кешеләргә сизелер дип
Сүз әйтергә сиңа кыймадым.
Януларым чын булыр дип,
Көюләрем хак булыр дип
Сөю чәчкәләрен җыйнадым.

3. Сиңа булган хисләремне,
Әйтеләсе сүзләремне
Моңлы җыр теленә күчердем.
Өзәсең үзәкләремне,
Сагышларга түзәргәме,
Бәхетемне синдә күрдем.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-