Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

AiFaRa - Чибәр түгел | Текст песни

Сине очраткан көннән бирле
Бу дөньядан ваз кичеп йөрим...
Күземә күренми ак-кара
Чөнки ерак безнең ара!
Сизмәгәндәй һаман йөрисең...
Аңлый алмыйм - син ни телисең?!
Билгезеслектән әрни йөрәк.
Ник йөрисең мине үртәп?

Кушымта:
Син үзең бик чибәр түгел! -
Үзең шуны белмисең...
Шуңа карамастан да син
Егетләрне күзлисең?!
Син үзең бик чибәр түгел! -
Үзең шуны сизмисең...
Шуңа карамастан һаман
Миннән көлеп йөрисең?!

Бик теләсәм дә оныталмыйм -
Чөнки синсез мин яши алмыйм!
Сөю дигәнең әллә шулмы,
Әллә инде гашыйк булдыммы?
Ләкин иртә син шатланасың.
Тиздән шул ук утта янарсың!
Татырсың ачы сагыш тәмен,
Аңларсың чын сөю кадерен!

Кушымта: шул ук.
Июнь 1999


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-