Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Alqanat - - 20 яшь | Текст песни

Ел артыннан ел- сынау үтәбез-
Ятып диваннарда нидер көтәбез,
Экраннар балкышы безнең күзләрдә
Үтә матур язлар юлда, бөкеләрдә.....

Ә кайчандыр минем әти
Кигән кара клеш чалбарлар
Куе кашлар бөдрә чәчләр
Кызлар аңа таң калганнар
Ә кайчандыр минем әти
Оныткан барган юлын,
Күргәч сылу әниемнең
Беренче елмаюын.....

...алар шундый матур һәм яшь-
ә миңа -20  яшь…

Ел артыннан ел сызылып үтә
Бу яшьлек языннан соң чал картлык җитәр
Кырык еллык кышны үткәрербез бергә
Матурым,озаклама-дусларга өстә!

Ә кайчандыр минем әти
Кигән кара клеш чалбарлар
Зәңгәр күзләр бөдрә чәчләр
Кызлар аңа таң калганнар
Ә кайчандыр минем әти
Чәчәкләр бәйләме белән
Чәчәкләрдәй әниемнең
Йорты янына килгән....

...алар шундый матур һәм яшь-ә миңа -20 яшь…

Ә кайчандыр минем әти
тыялмыйча елмаюын
Күз алмастай әниемнең
сорарга килгән кулын..

...алар һаман матур һәм яшь-ә миңа инде 20 яшь....

(с) Ильназ Гараев

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
    Нет видео
    -