Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Alqanat - Балалар pt.1 | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру


Куш санагыңны чык тизрәк инетка!
Әйдә сөйләшәбез электрон контентта,
Без бит киләчәкнең манрасыз патшалары,
Әни, китер акчаңны! Без clubstyle балалары

Смартфон ята кесәдә - акыл нигә кирәк,
Җибәр берәр таблетка - булыр рәхәтерәк.
Төнге клуб безне дәшә, кара күпме кызлар,
Dj яңа аебыз ә без чибәр йолдызлар

Изге рокны алыштырып
Черек гламур канунына,
Исерткечләр салыштырып
Яшь тәнебез карынына...

Безнең кызлар ирләрнең серләрен беләләр
Стильны нечкә сизәләр - ундүрткә җитәләр,
Купләребез кызларны бөтенләй яратмыйлар -
Әнә зәңгәр экранда матур итеп җырлыйлар

Поп - йолдызлар өйрәткән надан фәнне укып
Белдек тормышның нигезен - рәхмәт,теле - дулкын!
Күгәргән күңел өстеннән ялтрыйк күлмәк киеп,
Әткәй биргән машинада борыннарны чөеп
Йөрибез тәнне яңгратып эзләгәндәй мәгънә
Билгеле максат юк бездә, ә төп фикер менә:
Изгеләр дә сатыла, ришьвәт ныклы терәк,
Әй, әби, синең динең хәзер кемгә кирәк!

Изге рокны алыштырып
Черек гламур канунына,
Исерткечләр салыштырып
Яшь тәнебез карынына...

(c) Ильназ Гараев, 2009


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
    Нет видео
    -