Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Alqanat - Бушлык Патшалары (feat. Эльмира Калимуллина) | Текст песни

Мин шундый арыдым яңа юллар күзләп,
Җаваплар эзләп мин шундый алҗадым.
Бик зур биеклектән чумдым күңелемә -
Җиттем таш төбенә тик берни тапмадым,
Максатлар тулы мәгънәдә батмадым...

Озак булмас бу мәңгелек төн,
Әммә көн дә булмас аннары.
Без беркем тугел - нибары
Бушлык патшалары-
Вакытның билгесез саннары...

Мин салдым күңелемә иксез - чиксез галәм -
Әүлияләр белән күк моңын тыңладым...
Бик зур биеклектә мине һәрбер җисем белә-
Бушлык көе генә нигәдер тынмады,
Мәңгелек миңа ялгызлык  юрады...

Озак булмас бу мәңгелек төн,
Тирә - юнне яңграта тынлык.
Сөйлә миңа ниләр тора
Синең йөрәгең?
Сөйлә безне үтергәнче бушлык...

(c) Ильназ Гараев

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Популярное сейчас
Видео
  • Эльмира Калимуллина и Роман Втюрин Эльмира Калимуллина и Роман Втюрин
    Эльмира Калимуллина и Роман Втюрин .... Alqanat feat Эльмира Калимуллина - Бушлык Патшалары - Duration: 4:29. by Nar ...