Ап-ак кар ява җиргә,
Салмак кына тирбәлеп.
Әкрен атлап,кыш килә,
Көзнең эзләрен күмеп.
Буран котыра урамда,
Салкын җил каршы исә.
Керфекләргә,битләремә
Энҗе карлар сибелә.
Сихри чагы табигатьнең-
Уралган ул ак шәлгә.
Җемелдәгән энҗе карлар,
Күңелгә сафлык бирә.
Энҗе бөртекләре безгә
Мул тормыш алып килсен.
Киләсе Яңа ел бары
Бәхет,шатлык китерсен!
припев:
яңа ел килә,
бар дөнья елмаеп көлә.
яңа ел килә,
хуш киләсең,уз әйдә!
чынга ашсын теләкләр
шушы тылсымлы төндә!
Тирә-якны балкыта
Матур төстәге утлар.
Әкияттәге кебек
Табигатьтә тылсым бар…
Тиздән җитә яңа ел-
Яңа тормыш,яңа юл.
Һәркемгә бәхет,байлык,
Тазалык китерсен ул!
Нәни балалар сөенә
Чыршы әйләнәсендә.
Кыш бабай бүләк өләшә
Аларның һәрберсенә.
Сәгать сукканда телик
Бер-береңә теләкләр.
Көтеп алган бәйрәмебез-
ЯҢА ЕЛ БЕЛӘН,дуслар!
2 ПР:
яңа ел килә,
бар дөнья елмаеп көлә.
яңа ел килә,
хуш киләсең,уз әйдә!
чынга ашсын теләкләр
шушы тылсымлы төндә!
Prod.by RayziK© 12.12.12 г.
Alyssa еще тексты
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1