Таң әтәчләре кычкыра, Әллә таң ата микән? Тәрәзә ачып карап калды, Әллә ярата микән? Таң алдыннан тал тибрәтеп Сайрый сары сандугач; Җырлау түгел, еларсың да Сөйгәнеңне сагынгач. Әйдә, җаныем, озат мине Уйсу җиргә җиткәнче; Таңнар атар, Чулпан калкыр, Без аерылып киткәнче.