Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Axelle feat Зульфат Зиннуров - Качар идем | Текст песни

Ә мин бүген качар идем, авырту булмаган җиргә
Тик яшисем килми читтә уз-уземне тиргәп, нигә?
Нигә җаным өзгәләнә? Үзгәрешкә түзмәгәнгә.
Бүгенгедә тезләнсәм дә җирдә мәгьнә күрмәгәнгә.

Тәрәзәдән керә өмет, эреп төшә минем күңел
Тәңгәл килми карашлар, тормышны туктату җиңел,
Җиңеп булмый үз-үзеңне, тик җиңәргә теләгәндә.
Тойгы кабат тырный тәнне, вулкан яна йөрәгемдә

Күрмәм айның яктылыгын, тынычлыкта хатлар укып
Утта дөрләп янсын алар, араларны җылытып
Рубин өчен җан атып йөргән чаклар истә минем
Өстәр идем хисләреңнең битләренә яңа төстәр өеп.

Миннән колеп омет үлә, мин утерэм, шулай кирэк.
Тик шулай да кайтам сина, үбәр өчен салым түләп.
Сынаулардан качар идем, начар идем бергә чакта
Канатларым оча иде, уйлаганда синең хакта

Припев:
Йөрәгем тибә, синең өчен!
Сынауларны җиңә сөю хисе
Сагышларым үтәр, онытылыр
Булмаган хисләр.

Ә мин бүген качар идем, авырту булмаган җиргә
Кабатлансын хаталарым, харап булыйм өннәремдә
Мине эзләп йөре әйдә, йөрәкләрне хәйлә җиңә
Җанны җимермичә генә биткә иреннәрең тия

Миңа кысан уз тәнемдә үз бәхетем миңа төрмә
Димәк күңел кара түгел, нәфрәт өстә хисләремә
Өстә миңа адреналин, күкрәгемдә йөрәк тибә,
Җибәр мине, зинһар диеп, үзәгемә минем тимә.

Кичә кайда иде акыл? Аклый алсам уйларымны
Туйларыңнан урлар идем, тыңламасам дусларымны
Калдырмадым адымнарны сиңа таба илтә торган
Әйтә торган сүзләремне башка берәү тыңлап тора

Ара ерак булган саен, күп сүзләрдә ялгыш күбрәк.
Ишекләрем бикле булгач, өмет интернеттан керә
Күрәм сөю юлларыннан безнең бәхет качып киткән.
Үткән тормыш сукмагында, синең эзләр калыр микән?

Припев:
Йөрәгем тибә, синең өчен!
Сынауларны җиңә сөю хисе
Сагышларым үтәр, онытылыр
Булмаган хисләр.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-