Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Axelle (Radif) feat Ilgiz Shaihraziev - Кар исе | Текст песни

Ометлэр коз белэн озелеп китэр
Син котмэ юатмас салкын сузлэр
Онемдэ ялгыз урамнан утэм караганым куккэ
Эйт нигэ яна яуган карда ялгыз эзлэр...

Соңгы тапкыр кузләремә карыйсың
Нидер сөйли йөрәгең, кулларыңда кар исе
Дәшмисең син миңа, тик барсыда аңлашыла
Сөю хисе үлде сыман, синең моңсу карашыңда
Карасыннар безгә өстән, коеп кайнар яшьләрен
Мәхәббәткә куярмын шәм, синсез ялгыз яшәрмен
Ике язмыш аерым янар, сүндерелгән учакта
Саубул, иркәм, диеп мине, соңгы тапкыр кочакла.
Кайчакта керә төшкә бергә төшкән сурәтләр,
Сагындыра шул мәхәббәт, тик “Сагынам!” - дип әйтмәм.
Үткән көннәргә кайту юк, хыяллану кирәкмәс,
Китәм чиксез бушлыкка һич, моңсулыкны киңәйтмә.
Тирәнәйтмә яраларны, дәваласын мине вакыт
Кабат булса иде, җаным, мәхәббәтнең хисен татып
Үзең китмә, мине туктат, мин бит әле дә синеке
Шул хакта хәтерләтә кулыңдагы кар исе

Минем тошлэремдэ кутэрелеп оскэ керфеклэрем белэн тия идем куккэ
онемдэ мин оча белмим нигэ
серле тошлэремдэ кутэрелеп оскэ керфеклэрем белэн тия идем куккэ
онемдэ мин оча белмим икэн, эйт нигэ

Билгесезлек, өметләрне көчәйткәндә
Төнге шәһәр буйлап йөрим, кайтам диеп үткәннәргә
Авыр тынлык били мине, нигә безгә үпкәләргә?
Үткән бәхет өчен кирәк, яшьләр белән түләргә.
Бүлмәңдә минем тавыш, коткарачак сагыштан
Саташкан күбәләктәй, утка очам, калышма.
Тукталыштан сине эзлим, телим сине кичерергә
Менә кабат очыраштык, карлар яуган чәчләреңә.
Күзләреңдә минем сурәт, сакланылган сөю уты
Тутыр минем тормышымны, безнең бәхет якты булыр.
Үбәм синең иреннәрдән, тирәнәя кайнар сулыш,
Булыш минем йөрәгемә, сынатмасын безне язмыш.
Саклап калыйк мәхәббәтне, салкын яңгыр астында
Яннарыңда булмасам да, күперләрне яндырма.
Сагыш белән саубуллашып, күзләремә карыйсың
Уткәннәрне хәтерләтә, кулыңдагы кар исе.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-