Минем туган көнем түгел, тик шулай да мин елмаям, Миңа бер карт та елмая – пластик тәрәз куйдырган. Кәефемне сындыралмас, юлны кискән кара мәче, Холкым кәефне катырган, һәм ул бүген корыч төсле.
Йөрәктәге урыннар әле сатылмаганга, Үзем атылмаганга, сөю кабынмаганга, Мин шатланам, миңа бу көч бирә бүген, Тик бер генә үкенеч – китап бүләк түгел.
Акча боза диләр безне, халкым изге алайса. Тормыш тагын да җайланыр, дәүләт безне уйласа. Сәхнәләргә караганда, бөкеләрдә озаграк торам. Шуңа карамастан да, бу шәһәрне яратам.