Күңелемне күтәрер өчен күптән беркемнең дә тырышканы булмады
Күз яшьләре куып тоткач кызганып тормады
Сине дә,мине дә.
Кабан күле тозлырак булды ул кич
Синең яшеңнән.
Сиңа да авырттымы
Биек өйләрнең антенналарына эләгеп калган догам
Сагышыңны тараттымы.
Ул мин генә дөньяда бугазымны ертып дога кылучы.
Син генә дөньяда һәр сүземне йотып баручы
Бер караштан аңлап алучы
Җанымның яртысын каерып алсалар нигә дип кычкырмассыңмы күккә текәлеп. Юк эндәшмәбез, сабырлыгым чиксез әле.Ә кайчандыр төнне сындырып кояш чыкканын көтә идек.ә кайчандыр төн дә безне үз иткәндер, яраткандыр. бер сулышта офыкны күзәтеп пышылдыйм син миңа кирәк. кояшны кыйнап кире төртеп кире кертү иде минем теләк. синсез шәһәр шундый буш, машиналар вакуумда йөри сыман ә шәһәр үзе бер томан. минем эшем хәзер изге төнне бушка үткәрү.күңел генә ташлап китте кайда йөри икән тәре җүләрләр йортына ябып куйганнар дип ишеттем килештем ничектер. син шуны ирештер сөйгәнемә мин мәхаббәт уйлап таптым һәм аның исемендә сине каргап бер сүгенермен дә һәм искә алмас идем башка тик дәшмәвем дә синең хакыңда ләбаса.тормышы да хәзер сиңа язган хат битләре белән санала башлады йокы мине күптән ташлады төкереп үк китте уртасына кашларның беләсеңме кайчак мин сиңа әле колагыңа укылмаган шигырь сине тамчыларына томалый алган яңгыр сүзләр белән сөйләп бирерлек көй хакында уйлый башлыйм. шулчак сагыну хисе мине упкынга ташлый җанны ашый хисне кимере юк юк юк бу бары тик казан депрессиясе генә күңелемдә шик туа калса шулак атып үтерәм
Axelle еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1