Уйламагыз яшьләр диеп, без вакытсыз картайган,
Тиздән чәчләр дә агарыр, йөрәктәге ялкыннан,
Бу бит безнең дөнья, әйе, аны үзебез төзедек,
Шул дөньяга кол хәлендә, без үзебез тезләндек
Узгәрде безнең караш җиңел килгән җәрәхәттән
Хәрәкәтсез үлә яшьләр, энә белән рәхәтлектән
Каһәрлектән качып булмый, булмый качып киләчәктән
Бүгенгедә дә өмет юк, монда вәхшәт эзе тирән
Кызлар ни уйлапмы икән, киләчәккә планнар кора.
Дискәтүктә сикерәләр, егетләре платцта тора.
Шул кызларга сакладыкмы, ил чигендә дошманнардан,
Көтәләрдер диеп уйлап, ничәмә төн йокламаган.
Солдат фотосы кесәдә, үзе ятлар кочагында,
Солдат туңып, сыкрап ята, тәнендәге яралардан.
Бу бит кеше язмышлары, кемгәдер шәм, кемгә кылыч,
Күктә кошлар оча әнә, иң мөһиме – илдә тыныч.
Ватылган язмышлар, ватылган язмышлар.
Кузлэрдэ сагыш бар, бу безнен ялгышлар.
Куптэнге хаталар, бугенге хаталар.
Хэм ян,а яралар, Йорэккэ яталар.
Ватылган язмышлар, куркыныч чынбарлык,
Газапка чыдарлык, бир, Раббым сабырлык.
Язмышлар ватыла, кешелэр адаша,
Мин эйтэм шул хакта, хэм кабат ялгышам.
Үткәннәргә хәтер кайтыр, ярсу калыр үзәкләрдә
Төзәлгәндә йөрәк түзәр, рухи чылбыр өзелсә дә
Кирәк чакта ишетелми, кычкырсалар һәр адымда
Язмышларны коткар, илем, яшьләр җаны юл чатында
Тормыш уен диләр миңа, тик әлегә уйнамыйм,
Вампир төсле яшим хәзер, бу кояштан югалыйм.
Сагыш төсе сала миңа, бүлмәдәге обойлар
Сагыш салсын, кул салмасын, уз-узенә малайлар.
Веналарын кисмэсеннәр, шашып сукыр мәхәббәттән,
Күңел яралары өчен, бик күп чакта авырта тән.
Яшьләр наркотадан үлә, төшеп кала ярыштан
Ә сабыйлар ятим кала, шулай була тормышта…
Бу бар ямьсезлекләр түгел, алар сөйләп бетергесез,
Һәм сөйлисе дә килми, яшәү җиңел бит ул хиссез.
Ә мин җүләр, имеш хисле, әйтәсендер инде «тиле».
Яздырылган тавыш аша нидер әйтергә телим.
Ватылган язмышлар, ватылган язмышлар,
Кузлэрдэ сагыш бар, бу безнен ялгышлар.
Куптэнге хаталар, бугенге хаталар.
Хэм яна яралар, Йорэккэ яталар.
Ватылган язмышлар, куркыныч чынбарлык,
Газапка чыдарлык, бир, Раббым сабырлык.
Язмышлар ватыла, кешелэр адаша,
Мин эйтэм шул хакта, хэм кабат ялгышам.
Күңел дигән тукталышка күптән инде берни йөрми
Ятим калган балаларның күзләрендә өмет күрмим
Түзми халык хакыйкатьне, түзә алдау һәм ялганны
Дөреслеккә ирек бирми йөрәктәге ямаулык.
Таралды безнең дөнья, хыял болытлары сыман
Ирек кенә булсын диеп, халык яши төтен сулап
Сокрап елый минем күңел, кеше язмышларын уйлап?
Белмим кайчан атлармын, горур хэлдэ Казан буйлап?!
Axelle еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2