Atlar chaba - Tatarstan - TÜRKVIZYON-2014 http://vk.com/bashturkvizyon
Атлар чаба Муз. Эльмира Низамова, слова Рената Хариса
1. Атлар кая алып бара - Чамалыйбыз, беләбез. Ә хәзергә кара яллы Туры атта җиләбез - Тояклары чакма чага, Чакма булмый чаткысыз. Без буген якты дөньяда Җилеп йөрер чагыбыз.
Кушымта: Көмеш яллы атлар алда, Тояклары ак карда. Безнең дә атланасы бар Буран яллы атларга.
2. Көзге алтын яфраклардан Ясарбыз әле бизәк Без әлегә җилдерәбез Алтыннарга кул изәп - Тояклардан очкын оча Әйләнә йолдызларга Йолдыз сибеп калдырабыз Безгә гашыйк кызларга.
Кушымта: Көмеш яллы атлар алда, Тояклары ак карда. Безнең дә атланасы бар Буран яллы атларга.