Киек казлар китә җылы якка
Төркемнәре белән гел бергә;
Казлар китә, ә без якын дуслар —
Сагынышып килдек күрешергә.
Казлар оча һаваларда,
Сызылып кала зәңгәр юллары;
Казлар кебек үтә, тезелеп үтә
Онытылмаслык яшьлек еллары.
Язгы күкрәү, тәүге шашкын хисләр...
Шат кичләрне искә кем алмас?
Саф хыяллар белән беркетелгән
Яшьлек дусларыбыз югалмас.
Казлар оча һаваларда,
Сызылып кала зәңгәр юллары;
Казлар кебек үтә, тезелеп үтә
Онытылмаслык яшьлек еллары.
Киек казлар китә каңгылдашып,
Ямансулап кала күңелләр.
Казлар кайтыр, ләкин кире кайтмас
Без кичергән матур бу көннәр.
Казлар оча һаваларда,
Сызылып кала зәңгәр юллары;
Казлар кебек үтә, тезелеп үтә
Онытылмаслык яшьлек еллары.
Azat Belalov еще тексты
Другие названия этого текста
- Azat Belalov - Киек казлар оча (0)
- Азат Билалов - Киек казлар оча (0)
- Мария Минеева - Киек казлар (0)
- Римма Ибрагимова - Киек казлар китэ (0)
Сейчас смотрят
- Azat Belalov - Киек казлар оча
- Aaryon - Steyoyoke Radioshow #047
- Борис Гребенщиков - Молитва и пост, 2001 - С той стороны зеркального стекла
- Iveta Bartošová - Léto (Český)
- J.K. The Rapper - Gankin' (Ft. Denzel Curry)
- Аквариум и БГ - День Радости (1992г)
- Maddy Mad - Дожили [Ке'Паса Instr.] (ссылка для скачивания: http://rghost.ru/4429581 ) (Тэги: рэп,rap,рэпчик,хип-хоп,hip-hop,лирика,lyric,музыка,music,мэдди мэд,медди,мед,и...
- Sneid - От малого до великого (Great Battle Round 2) [White staff rec. 2012]
- NP - Пархай бабочка моя,порхай
- Людмила Марченко - Я любил одну милую из к.ф''Стряпуха''
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2