Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Azira - Исәнмесез (NEW2015, сүзләре һәм көе А.Зиннатуллина, Рафис Камалов аранжировкасы) | Текст песни

1. Исәнмесез, - диеп дәшәм барчагызга,
Исәнмесез, дуслар-туганнар.
Аяз булсын баш өстендә күкләребез
Изгелеккә илтсен туар таңнар.

Куш-та: Саулык-сәләмәтлек телим барчагызга,
Рәхмәтләрен бирсен Ходаем.
Шатланышып яшик шушы минутларда,
Яхшы хәбәр булсын йорт саен.

2. Исәнмесез, - диеп дәшә минем халкым,
Борынгыдан килгән бу гадәт.
Тату булып яшик шушы гүзәл җирдә,
Иңсен барыбызга бәрәкәт.

Куш-та: шул ук

3. Исәнмесез, - диябез без күрешкәндә,
Сау булыгыз, - дибез хушлашкач,
Хәерле юл, - диябез юлга чыкканда,
Шушы сүзләр булсын һәрчак юлдаш.

Куш-та: Сау булыгыз, - диеп телим барчагызга,
Саулык юлдаш булсын гомердә
Янып торсын һәрчак тормыш учаклары,
Бердәм булыйк, дуслар, туган җирдә.

Azira еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-