Ул кояш баеганан соң ашыгып килде,
Иңнәрендә кайгысын алып керде.
Караңгыда үлән әйтте: “Сак бул, Лачын”,
Өемдә тапты төяк ялгыз качкын.
Җан яраланган, үткен уклар...
Ялсыз төннәр, кара айгырлар...
Таң белән ияргә тагын
Җилгә иптәш – качкын.
Якты төн, ай урталап ярылган,
Киек каз юлы агачларга уралган,
Каргылган язмыш, калмый кугын
Түремә атылды яраланган Лачын.
Хәтерлә - тарафдарларны Әҗәл йоклатты,
Онытма - исмеңне этләр далада ашады.
“ Син мөртәт”, - дип әйтте кичә миңа хәрбиләр,
Тузан күтәреп сине юлларда эзлиләр.
Мөртәтме качкын, әйтсен миңа урманнар
Батырмы Лачын, әйтсен миңа шаһитлар
Таң ата, җигелгән ат көтә хуҗасын,
Җил белән кузгалдың, әйтмәдең кем булдың син качкын.
Baradj еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1