Төшләремә килеп керәсең дә
Ак чәчәкләр өзеп бирәсең.
Синең нурлы йөзеңне күрү
Төштә генә язган күрәсең.
Кушымта:
Яңгырлар булып тамыйммы?
Чишмә булып агыйммы?
Күбәләкләргә әйләнеп
Әллә эзләп табыйммы?
Ничә еллар инде күрешмәдек
Нигә миңа хатлар язмыйсың?
Йөрәгемдә минем күпме серләр,
Яктылыгын бердә белмисең.
Кушымта:
Таң алдыннан очкан кош артыннан
Җибәрсәм сиңа сәләм әйткәләп
Сагышларда янам, борчылам бит
Хатлар язмавыңа үпкәләп.
BZ Булат & Лена Смирнова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1