Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

elnar bainasarov - nocturne 5 | Текст песни

piano - Elmir Nizamov (\"У стены плача\")

юлыңа уралыйм;
нәселсез көн булып - календарь калдыгы -
бер аксак көчектәй, чорналыйм кышыңа.
аерым затларга күнеккән урамнар,
бу икәү узганда фонарьлар утыннан,
гасырны гаепләп пошыныр;
каршыңа,
китерәм кичләрнең чәнчүле ылысын,
күңелле пабларның күк томан-төтенен;
ишеттеңме, кичә вак яңгыр түбәдән
джаз сыкты, иркәләп арыган җир тәнен?..
сизмәдең, ахрысы: сез торган кыйтгада
яңгырлар башкача йөренә күк аша...
тигезлек билгесен бетерәм дәфтәрдән;
һәм яңа бер бульвар
олтанга ябыша...
һәм яңа язмышның күлмәген киямен,
килешә; шунлыктан - хуш, гудбай узганга...
ярату кырында мин белгән иң соңгы
тузганак таҗларын очырды
гудзонга.


elnar bainasarov еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-