Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Elvin Grey ft. Guzel Urazova - Elvin Grey ft. Guzel Urazova - Красивая & Хороший (Tat.) | Текст песни

Юлларыңнан узармын,
Кулларымны сузармын
Бергә үтәрбез озын юлларны.
Күзләремә кара син,
Хисләремне аңла син
Икәү җырларбыз иң матур җырларны.

Күзләреңнән үбәрмен,
Чәчкәләргә күмәрмен
Гөлләр дә сула, сөю булмаса.
Кояш йөрәгемдә
Аяз күңел күгемдә
Җаныкаем, синең һакта уйласам.

Очраттым сине - Субханаллах
Яраттым сине - Альхамдулиллах
Нинди гузэл син - Машаллах
Мэнгегэ бергэ - Ин ша Аллах

Өметеңне аклармын,
Ят күзләрдән саклармын
Яшәрбез икәү сөю илендә.
Син мине яратканга,
Мин сине яратканга
Бәхетле елмаям көнемдә-төнемдә.

Күзләреңнән үбәрмен,
Кочагыма күмәрмен
Гөлләр дә сула, сөю булмаса.
Кояш йөрәгемдә
Аяз куңел күгемдә
Җаныкаем, синең һакта уйласам

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-