Ирләр.
Нәфисә Сабирҗанова сүзләре,
Айрат Хәмидуллин көе.
1. Ир-ат чоры яшькә бәйле түгел,
Ак чәч белән бәя бирелми.
Ил язмышы иңнәрендә икән
Яшь һәм картка ирләр буленми.
Кушымта:
Ир-егетнең яше мөһим түгел,
Егермедән түбән, өстә ни -
Кылган гамәлләре изге икән,
Еллар гына картлык өстәми.
2.Иярләгән атлар һәр ир-атның
Күңелендә ята тугач та.
Ышанычлы кеше булып була
Малай чакта, бабай булгач та.
Кушымта.
3. Имәндәй нык, кыя таштай каты
Булсалар да ирләр тормышта,
Бар дөньяны җылытырлык хисне
Йөртә алар җанда тумыштан.
Кушымта.
Elvin Grey еще тексты
Другие названия этого текста
- Elvin Grey - Ирлэр (0)
- Elvin Grey - Ирлэр. Нафиса Сабирзянова сузе, Айрат Хамидуллин музыкасы (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3