- Тексты песен
- Elvin Grey
- Чәк-чәк (Tat.) ®( Урал Султанов көе, Гөлнара Рәшитова сүзләре, аранжировка - Elvin Grey & Артур Кусимов)
Урал Султанов көе, Гөлнара Рәшитова сүзләре, аранжировка - Elvin Grey & Артур Кусимов.
\"Чәк-чәк\"
1) Бер бәйрәм дә үтми бездә
Җырларсыз һәм биюсез,
Бер табын да булмый бездә
Чәк-чәксез, тәмле чәйсез.
Үзе баллы, үзе татлы -
Иреннәрең төсле,
Әллә чәк-чәк яратканга
Күңелем бигрәк хисле.
пр:Чәк-чәк, эх, татлы да!
Чәк-чәк, эх, баллы да!
Чәк-чәк, эх, тәмле дә,
Телләрне йотарлык.
Чәк-чәк, эх, татлы да!
Чәк-чәк, эх, баллы да!
Чәк-чәк, эх, тәмле дә,
Дөньяны он(ы)тырлык.
2) Баллы ризык яратканнар
Ачык күңеллеләр,
Кәефләре күтәренке,
Һәрчак сөйкемлеләр.
Шуның өчен чәк-чәк белән
Чәйне еш эчсәгез.
Йөзкәегез гел шат булыр
Артачак көчегез.
Гөлнара Рәшитова сүзләре
Урал Султанов музыка
16 январь 2016 ел
Elvin Grey еще тексты
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1