Тәүге сөю килгән язгы көннәр
Әкияттәй серле иделәр.
Минутлары белән искә төшә
Истә кала торган мизгелләр.
Гүзәл иде сөю бакчалары,
Чәчәк атты хуш исле гөлләр.
Мәхәббәтнең борма сукмаклары,
Онытылмаслар сихри мизгелләр.
Дулкынланып сөю аңлатканда
Кавыштылар кайнар иреннәр.
Искә төшәр алар таң атканда,
Кабатланмас татлы мизгелләр.
IndiVa еще тексты
Другие названия этого текста
- aliya - Мизгелләр (0)
- IndiVa - Гузэл иде сою бакчалары (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2