1. Бәлки гөл булып, хуш исле гөл булып үсәрмен мин.
Бәхеткә төреп, җылы сулар сибеп үстер мине.
Күбәләк булып кулларыңа кунып уйнармын мин.
Син генә зинһар миңа тимә, канатларым каерылыр
кинәт.
Кушымта:
Сөю җепләре хыялым өметемә үргән,
Серләремне белә тылсымлы чишмә.
Янына килеп аңа күз яшләремне түгәм,
Җепләре сүтелә, җепләре сүтелә, җепләре сүтелә...
2. Бәлки төн булып, караңгы төн булып
җиргә төшәрмен мин.
Сагышыңа урап, очрашуга юрап тыңла мине.
Кара көл булып иңнәреңә кунып кабат елармын мин.
Син генә миңа каты өрмә, таралырмын, югалырмын
кинәт.
Кушымта.
3. Бәлки гөл булып, хуш исле гөл булып үсәрмен мин.
Бәхеткә төреп, җылы сулар сибеп үстер мине.
Кубәләк булып кулларыңа кунып уйнармын мин.
Син генә зинһар мина тимә, канатларым каерылыр
кинәт.
IndiVa еще тексты
Другие названия этого текста
- IndiVa - Җепләре сүтелә (0)
- IndiVa - супер-пупер (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2