Кушымта.
Сиңа атап җырлыйм җырларымны,
Моңлы сазым,кояшлы язым,
Синдә туып үскән бер балаң мин,
Синдә туды саф сөю назым.
Күл буйларын тагын ямьләндереп,
Очып кайта язын кыр казы.
Еракларга китсәм сагындыра,
Туган авыл,туган җир назы.
Кушымта.
Сиңа атап җырлыйм җырларымны,
Моңлы сазым,кояшлы язым,
Синдә туып үскән бер балаң мин,
Синдә туды саф сөю назым.
Чишмәләрдә салкын сулар эчсәм,
Иреннәрдә кала тәмнәре.
Туган авыл,туган җир булмаса,
Дөңьяның да юктыр ямьнәре.
Кушымта.
Сиңа атап җырлыйм җырларымны,
Моңлы сазым,кояшлы язым,
Синдә туып үскән бер балаң мин,
Синдә туды саф сөю назым.
Синдә генә таптым бәхетемне,
Чит ананы эзләп йөрмәдем,
Җирдә ике гомер яшәсәмдә,
Ташламады сине йөрәгем!
Кушымта.
Сиңа атап җырлыйм җырларымны,
Моңлы сазым,кояшлы язым,
Синдә туып үскән бер балаң мин,
Синдә туды саф сөю назым.
IndiVa еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3