Кем белә? Кем әйтә ала? Нигә соң хисләр икегә ярыла? Нигә соң ерак аралар, еллар Безне гел ятим калдыра? Аңлат… Кем белә? Кем әйтә ала? Нигә соң хисләр икегә ярыла? Нигә соң ерак аралар, еллар Безне гел ятим калдыра? Аңлат…
Төн һәм син, сез икәү… Бу дөньяда синең кебекләр дә бар икән. Тик ялгыз фикерләр, һаваны сөзеп, Еракка китә, калдырып китә, җебен өзеп.
Кем белә? Кем әйтә ала? Нигә соң хисләр икегә ярыла? Нигә соң ерак аралар, еллар Безне гел ятим калдыра? Аңлат… Кем белә? Кем әйтә ала? Нигә соң хисләр икегә ярыла? Нигә соң ерак аралар, еллар Безне гел ятим калдыра? Аңлат…
...там там, тамчы, там там, күземне чылат Минем хатам, бу бит минем хатам. Бер-кем-гә дә бир-мәс-кә. Үземнеке булганга яратам… Яратам.
Кем белгән? Кем вәгъдә иткән? Бу җылы яңгырлар озакка микән? Карасам – пәрдәләр ябылып беткән, Әйләнеп бара тормыш кәмиткә.
Гөрләсен бәйрәм, күрсеннәр читтән, Берсенең дә үксеп елавын ишетмәм, Койманы җимерер хәленә җиткән Халкыма бүген бәйрәм генә кирәк Диләр. Дөрес микән? Әллә ялган? Кемнеңдер кесәсенә акча тамган. Хәтта ата кара таракан, ялкау, Үзенең кара канын сатмый калмаган.
Кем белә? Кем әйтә ала? Нигә соң хисләр икегә ярыла? Нигә соң ерак аралар, еллар Безне гел ятим калдыра? Аңлат… Кем белә? Кем әйтә ала? Нигә соң хисләр икегә ярыла? Нигә соң ерак аралар, еллар Безне гел ятим, ятим калдыра?