Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

ITTIFAQ feat Җәмилә & DJ Darm - Җир җиләге | Текст песни

Без без без идек, без унике кыз идек,
Күлмәкләребезне җыеп, калага киттек.
Кесәбез тишек, аягыбызда итек,
Акча эшлэп кайтырга анабызга сүз бирдек.

Авылда эшләр харап, сыерыбыз авырый,
Кем кунакка килмәсен – барсы да акча сорый,
Шуңа да чыгып качтык, туп-туры алга карап,
Чаптыра атларны кучер суккалап та, тарткалап.

Калага барып җиттек, нәкъ Казанның уртасы,
Кинәт каршыда кара джип килеп басты.
Мондый чибәр кызларны ничек калдырып булсын?
Мин бит эшкуарларның шәһәрдә иң зурысы!

Әйтче, иркәм, әллә син йолдыз булырга килдең?
Аллага шөкер, минем кулга эләктең!
Барысын да эшлибез, я инде сиңа, җитте!
Аннары безне төяп, мунчага алып китте.

Шәһәр баласы, тузан каласы,
Эшкә барасы – атылып үләсе!
Шәһәр баласы – бармы анасы?
Кеше буласы – 99дан берсе.

Җир җиләгем, кура җиләгем!
Сагынып көтәм сине, чибәрем!

Кәнфитләрен чыгарып, барыбызга өләште,
Безне иркәләмичә, яратырга кереште.
Бер тыкты, ике тыкты, күтләр кызарып чыкты,
Шоу-бизнес серләре безгә шундук ачылды,

Авызларыбыз инвестиция өчен ачык,
Кызлар суырып тора, әйдә, китереп манчы!
Сасы булса да исе, акча безгә бик кирәк,
Яшел төстәгеләре җылытып тора бигрәк...

Җырларыбыз сатыла, дискларыбыз сатыла,
Күтләребез сатыла, ансы ничек атала?
Кулыбызда «Алтын барс», өебездә алты мерс,
Авылда безне көтеп тилмереп ята әниебез...

Җир җиләгем, кура җиләгем!
Сагынып көтәм сине, чибәрем!

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-