Сайра, Сайра күңел Зинһар. Сине тоям гел Янымда... булсаң да еракта. Айга, Бары айга очам Әнкәм, мине якла...
Язмыш җиле кыйнаганда искә төшәр яшьләрем. Алга таба яшәр өчен мин табармын көчләрен. Кара туры күзләремә, әйтче язмыш, мин нишлим? Күңелләрем сызласа да, иреннәремне тешлим.
Сары яфрак, ачы җилләр, бер мәгънәсез өннәрем, Бу дөньяда бер юаныч — назга тулы төшләрем. Сине күрү шатлыгыннан онытыла сүзләрем. Газиз әнкәм сөртеп ала яшькә тулы күзләрем.
Дөньялыкта, фанилыкта язмыш безне аерды, Ак офыкка очкан чакта канатларым каерды. Сары язмыш тар сукмакта мине ялгыз калдырды. Күңелемне сайратырга йөрәк үзе боерды. Сызып таңнар атса да, мин рәхмәтле төннәргә, Җылы назын кабат тоеп, сине күргән төшләргә.