Бездә биек таулар бар ла,
Тау астында таллар бар;
Талда яфрак, миндә сагыну,
Сездә нинди хәлләр бар?
Тау астында салкын чишмә.
Агып төшә улакка;
Сагынуымны әйтер идем,
Җил дә исми ул якка.
Алмалар өзәр идем лә,
Бауларга тезәр идем;
Янмаса бу йөрәккәем,
Сагынуга түзәр идем.
Салкын чишмә буйларында
Атлар эчерсәң иде;
Туган-үскән илләреңдә
Гомер кичерсәң иде.
Mubai еще тексты
Другие названия этого текста
- Изге Ай - Сагыну. Татар халык жыры (1)
- Изге Ай - Сагыну (1)
- Халидә Бигичева(Изге Ай) - Сагыну (1)
- Mubai - Awyi koe (0)
- Җырлый:Халидә Бегичева - <<Сагыну>>... (0)
- Изге Ай - Сездэ нинди хэллэр бар (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1