Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Rayzik - Авылым(Ишнарат) | Текст песни

Туган ягым,авылыма
Хаман ашкынып кайтам.
Көтәдер анда дусларым,
Иң якын туганнарым.

Болыннарың,киң кырларың-
Гүзәл синең табигатең.
Сокланам мин авылыма,
Җаныма минем якын!

Үсә анда яшь наратлар,
Авылымны бизиләр.
Минем кайтканны күреп,
Сөенеп алар шаулыйлар.

Исеме дә шуннан чыккан,
"ИШНАРАТ" булган,диләр.
Ишнарат-минем авылым,
Исле наратлы җирем!

Авылымның тырыш халкы
Җиңен сызганып эшли.
Кырда эшләүче батырлар
Беренчелекне бирми!

Син миннән хәзер еракта,
Ерак офык артында.
Еракта калды тауларың,
Наратка бай урманнарың...

Минем күңелдә-сагыш,
Уйлыймын сине һәр көн.
Күңелемне кузгатып,
Төшемә син керәсең...

Кайда гына булсам да,
Синең кызың булачакмын.
Иң матур авылда үскән
Татар баласымын мин!

Чиксез рәхмәтемне мин
Җиткерәм әти-әнигә,
Мине шушы авылда
Дөньяга тудырганга!

Гел читтә шул хәзер булам,
Сирәгрәк кайткалыйм.
Чит якларда яшәсәм дә,
Туган йортны онытмыйм!

ПРИПЕВ(2 р):
Ниләр генә булса да,
Китмәм синнән,Авылым!
Язмыш кая ташласа да,
Йөрәктә син булырсың!
Үтсә дә безнең балачак,
Безнең матур,шаян чак,
Шушы матур мизгелләр
Мәңге истә калачак!

(Prod.by Rayzik©; октябрь 2011. http://vk.com/95rayzik_production_2011rap

Rayzik еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-