Зифа Нагаева көе һәм сүзләре
Кояш җылысын тоймаса,
Ачылмый гөлләр.
Айның да йолдызы барга
Яктыра төннәр.
Беребез өчен беребез кирәк,
Бергә барыбер җиңелрәк.
Дөньялары ничек кенә
Авыр булмасын,
Пар канатларың сынмасын,
Гомерләр зая узмасын,
Кәккүкләр бар парлыларга
Гомер юрасын!
Парсыз гына кошлар да бит
Оя коралмый.
Елга да бит ике ярсыз
Елга булалмый.
Беребез өчен беребез кирәк,
Бергә барыбер җиңелрәк.
Дөньялары ничек кенә
Авыр булмасын,
Пар канатларың сынмасын,
Гомерләр зая узмасын,
Кәккүкләр бар парлыларга
Гомер юрасын!
Алда әле, алда булсын
Бәхет-шатлыгың!
Парлылыкны көтеп торсын
Тигез картлыгың!
Беребез өчен беребез кирәк,
Бергә барыбер җиңелрәк.
Дөньялары ничек кенә
Авыр булмасын,
Пар канатларың сынмасын,
Гомерләр зая узмасын,
Кәккүкләр бар парлыларга
Гомер юрасын!
Romantic 2 еще тексты
Другие названия этого текста
- Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов - Гомерләр зая узмасын (0)
- Romantic 2 - Гөмерләр зая узмасын (0)
- Романтик җырлар | Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов - Гөмерләр зая узмасын (0)
- Пар канатлары - сынмасын (0)
- З. Билалов hәм З. Фархетдинова - Гомерләр зая узмасын (0)
- Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов - Гөмерләр зая узмасын (0)
- Зайнаб Фархетдинова, Зуфар Билалов - Гомерлэр зая узмасын (0)
- З. Фархетдинова и З. Билалов - Гомерләр зая узмасын (0)
- Зайнап Фархетдинова и Зуфар Билалов - Гомерләр зая узмасын (0)
- Зайнап Фархетдинова и Зофар Билалов - Гомерләр зая узмасын (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2