Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Salavat Fathutdinov - YUk, yuk | Текст песни

Кайчакларда бу язмышны булмый шул аңлап,
Сине түгел, үз-үземне яшим мин алдап.
Үзем юк дигән булсам да, син миңа кирәк,
Бер-берсенә каршы килә акыл һәм йөрәк.

Юк, юк, юлларыма каршы чыкма,
Юк, юк, кулларымнан ялгыш тотма,
Тик син ышана күрмә зинһар
Минем өчен бары тик син бар.
Үзем сине куган булам, кит дигэн булам,
Башкаларны шулай гашыйк ит дигән булам.
Бу дөньяда башкалар күп, тик син бер генә,
Сине гашыйк итә алган ул бит мин генә.

Юк, юк, юлларымы каршы чыкма,
Юк, юк, кулларымнан ялгыш тотма,
Тик син ышана күрмә зинһар
Минем өчен бары тик син бар.
Ятлар белән күрсәм ялгыш сине үзеңне
Ачуымнан көчкә тыям мин үз-үземне.
Яныңа да килә алмыйм, китә дә алмыйм,
Ләкин сине башкаларга мин бирә алмыйм.

Юк, юк, юлларымы каршы чыкма,
Юк, юк, кулларымнан ялгыш тотма,
Тик син ышана күрмә зинһар
Минем өчен бары тик син бар

Salavat Fathutdinov еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-