Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Salavat - онытылып карап калдым 27 сезон | Текст песни

Таныш йөзне күреп ерактан ук
Утлар капты кебек җаныма.
Син киләсең, ләкин ялгыз түгел,
Насип ярың иде яныңда...

Онытылып карап калдым сине,
Күреп туя алмады күзләрем,
Тик дәшмәдем, килеп дәшә алмадым,
Булсалар да әйтер сүзләрем.

Син идең бит, шул ук үзгәрмәгән,
Бәхетледер кебек тоелдың.
Дәшмәсәм дә, күңелләрем белән,
Иңнәреңә килеп сыендым.

Кайнарлыгы минем карашымның,
Күчкән иде кебек йөзеңә.
Йөрәгемне әллә ишеттеңме?
Борылып карадың бит үзең дә.

Salavat еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-