Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

ღ♥Shәulә (Шэулэ) - Синсез (ЯшеН Records) | Текст песни

Синсез.
Кабат ялгыз,таныш сукмаклардан,
Мин эзләдем карашынны ерак офыкларда
Тагын бер көн үтәр синсез, тагын бер яз назларсыз.
Мин ышанмыйм мәхәббәткә, чөнки хисләр гел җавапсыз.
Мин ышанмыйм сиңа, синең кузләреңә.
“Яратам” - дип алдалама, ялган сүзләрең дә.
Язма миңа смслар, шалтыратма, кирэкми.
Нигә шулай әрнетергә көчкә типкән йөрәкне?
Сызып атам йөрәгемнән мәңгегә синең исемне,
Бергә булган мизгелләрне, “ Яратам” – дигән сүзеңне.
Синең өчен диеп яшәү – үзе булган зур ялгышлык.
Буген үлде безнең сөю....Син...Мин...Ялгызлык...
Безнең әсәр тәмам, һәм дәвамы да көтелми
Күпме хисләр, купме уйлар калды сиңа эйтелми.
Син төзәден курыкмыйча, һәм туп-туры йөрәккә.
Әле исән, ходай саклый, рәхмәтләрем мәңгелеккә.
Әйдә тапта хисләрне,эйт миңа “Яратмыйм” – диеп
Хәтереңдә, үзен йөрден “мәңге бергә” – диеп көеп.
Әгәр мөмкин булса,сиңа бары бер сорау:
Юксындырамы соң хәзер яныңда мин булмау?
Беләм: син шалтыратмассың, мин дә сиңа хатлар язмам,
Ләкин синең назларыңны чит кочакта таба алмам.
Мин арыдым бу хисләрдә ялгыз гына янырга.
Мин өйрәнәм синең өчен шәүлә булып калырга.
Сызып атам йөрәгемнән мәңгегә синең исемне,
Бергә булган мизгелләрне, “ Яратам” – дигән сүзеңне.
Синең өчен диеп яшәү – үзе булган зур ялгышлык.
Буген үлде безнең сөю....Син...Мин...Ялгызлык...


Другие названия этого текста
  • Shәulә (Шэулэ) - Синсез (ЯшеН Records) (0)
  • ღ♥Shәulә (Шэулэ) - Синсез (ЯшеН Records) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-