Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

subrA - Бер Ходай, бер гомер һәм бер мәхәббәт | Текст песни

Барысы да шәп, барысы да шәп
Әйдәле күтәрик куларны бергәләп
Хавага һәм әйтик бергәләп җәмәгать:
Бер Ходай, бер гомер һәм бер мәхәббәт

Актанышбаш, авыл, керә күңелгә давыл
Кулымда диплом булса да, тик әлегә каравыл
“Ул юрист бит карале, ул бит законнар белә
Танышыбыз бар әле, булса берәр бәлә”
Әлбәттә мин әзер күрсәтергә сезгә ярдәм
Тик нигә сез хәзер, минем белән бердәм,
Булыр идегез әллә, тик булса берәр йомыш?
Аңа калса әйтер әле: ”Әйдә дустым тырыш
Әнә шунда эшләргә кер, анда кирәк булыр таныш”
Бар бер сер, ачыйм әле сиңа шуны:
Бер бәхет теләгән дус алмыштыра мина унны
Әгәр җитмәсә карыш, кисеп бирәм мин аны
Уйлыйдыр бәлки берәрсе: “Син малай бирән
Бирелгәнне аша һәм карама алай тирән”
Тик җитәр дустым әллә карарга танау очына
Кара каргадан әйләник әллә ау кошына?

Кайчак алҗата күтәреп булмый кулларны
Рәте юк аларның, тик шундый зарлануның
Файдасы юк бит шулай да, тик син дустым бу айда
Тыныч кына рэп язып утыралдың кайда?
Алдыңа берсе дә әллә китерми буш вакыт
Барсы да элер иде, сер мени, хамыт
Синең муеныңа тик теләп якшы теләк
Әйтмәсен генә хыялыңа: ул булды хәләк
Авылда могаен беркайчан да бетмәс эш
Көн саен сизәм бер дә сизелмәс үсеш
Үсмәсәң әгәр үзең һәм булмаса түземлек
Кешегә карамый меним мин үзем биек
Ышансам үземә табылыр ышаныр кеше
Кабынсам үзем аннары кабыныр бише
Рәхим итегез бирегә: табын түренә
Кулларны һавага! Әнә безнең дулкын күренә!

Әйе, дустым, дөнья мәшәкатенә үзеңне алдарга бирмә, хыялыңа табан атла!

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-